2017 елның язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнвар көнне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның язгы кыр эшләрен башкаруга кредит ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Кама Тамагы МР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, район фермерлар ассоциациясе рәисе Динур Гарифуллин катнашты.  

Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.

Киңәшмәнең көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуда министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, министерство белгечләре, ТР авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, банк вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International