Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышы

2017 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

   20 гыйнвар көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, МР Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Иван Леонов, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә узган  гражданнар җыелышында катнаштылар.

   Көн тәртибе элеккечә калды. Гражданнар алдында муниципаль берәмлек башлыклары – Дамир Кадыйров (Келәнче авыл җирлеге) һәм Хәлим Ибәтов (Олы Салтык авыл җирлеге) чыгыш ясады. Шулай ук һәр авыл җирлегендә полициянең участок вәкилләре райондагы оператив халәт, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре 2016 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Кама Тамагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Илфат Вәлиев "Халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү" дип исемләнгән презентация  тәкъдим итте.  МУП "Уют" директоры Сергей Иванов халыкны  2017 елга авыл җирлекләрендәге су тарифлары белән таныштырды.  

   Җыелыш ахырында "Муниципаль район территориясендә 2015-2016 елларда республика программаларын  гамәлгә ашыру һәм планлаштырылган социаль-икътисадый үсеш чаралары"  буенча Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов чыгыш ясады.  

   Җыелыш вакытында яңгыраган сорауларның күбесенә район Башлыгы үзе җавап бирде. Калган сорауларны Павел Николаевич контрольгә куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International