Беренче гыйнвардан референдумның "Үзара салым турында"гы карары үз көченә керде

2017 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

   Беренче гыйнвардан референдумның "Үзара салым турында"гы карары үз көченә керде. 10 гыйнвардан үзара салым акчаларын җыю башланды.

   Һәр җирлекнең үз суммасы билгеләнгән. Күп очракта ул 300, кайбер җирлекләрдә 500 һәм 1000 сум. Акча җыю 31 мартта тәмамлана. Кама Тамагы шәһәр җирлеге үзара салым акчаларын җирлек бинасында җыя. Кирәк булганда хезмәткәрләр өлкән кешеләрнең өйләренә дә бара. Моның өчен 2-14-76, 2-15-76 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.

   Үзара салым буенча программа кысаларында Кама Тамагы штпда зиратка капкалар куелган һәм автотранспорт өчен ике тукталыш җиһазлау тулысынча тәмамланган. Якын көннәрдә "Вираж+" ҖЧШ эшчеләре Карл Маркс урамындагы җәяүлеләр күперен сүтүгә керешә. Җәяүлеләр вакытлыча транспорт хәрәкәтеннән киртәләп алынган машина юлыннан йөриячәк. Барлык эшләр ЮХИДИ һәм юл хезмәте белән килешенгән. Район үзәгендә контейнер мәйданчыклары төзү дә дәвам итә. Язын аларга контейнер һәм бункерлар куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International