Бүген, 22 гыйнвар көнне, Кама Тамагы "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында ГТО кышкы фестиваленең беренче муниципаль этапы узды. Нормативларны тапшыруда Кама Тамагы муниципаль районының тугыз оешма һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты: Кама Тамагы муниципаль район Советы, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма Комитеты, МЧС, "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси Партиясенең Кама Тамагы җирле бүлеге, Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, ГАУЗ "Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе", МКУ "ОДМС".