Бүген МР Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында җыелучылар алдында районара федераль салым хезмәте идарәсенең баш салым инспекторы Ирина Вязникова чыгыш ясады. Ирина Алексеевна 2015 ел өчен физик затларның милек салымнары буенча бурычлары турында сөйләде. Салым җыю вакыты 2016 елның 1 декабренә билгеләнгән иде. Аннары муниципаль район Советы Аппаратының юридик бүлек җитәкчесе Эльза Нургалиева һәм Кама Тамагы районы нотариусы Тәскирә Әхмәтҗанова муниципаль берәмлек башлыкларына һәм сәркатипләренә җирле үзидарә органнарының нотариаль гамәлләр башкару тәртибен аңлатып киттеләр.