Кама Тамагында волейбол турниры

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

   20 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп "Акчарлак"  спорт - сәламәтләндерү комплексында  Татарстан Республикасының "Динамо" Җәмгыяте призларына ачык волейбол турниры узды. Турнирда 6 команда катнашты: "Атлант", "Яшьләр", МЧС, "Укытучылар", "Ветераннар", "Көчле структуралар".

   – Мәйданда киеренке көрәш барды, – ди уеннарның инициаторы Рамил Дәүләтшин. – "Көчле структуралар" командасы яхшы уен күрсәтте. Әмма "Атлант", "Укытучылар" һәм "Яшьләр" командалары көчлерәк булып чыкты. Нәкъ менә шул тәртиптә алар ярышта җиңү яуладылар.

   Иң яхшы уенчылар итеп Данияр Әскәров("Атлант"), Рушан Исламов ("Яшьләр"), Руслан Рәхмәтуллин ("Укытучылар") билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International