Бүген, 24 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов традицион рәвештә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район Башлыгына алты каматамагылы мөрәҗәгать итте: торак шартларын яхшырту, җир кишәрлекләрен теркәү, урамнарны газлаштыру, шулай ук башка темалар.
Павел Николаевич сорауларны һәм теләкләрне игътибар белән тыңлады,шуннан шәхси тәртиптә районның тиешле хезмәтләренә куелган бурычларны хәл итү өчен йөкләмәләр бирде.
Район Башлыгының гражданнарны кабул итүе муниципаль хакимияткә каматамагылыларның барлыкка килә торган социаль, икътисадый, хокукый проблемаларын оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшереп китәбез, сишәмбе көн Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләренең бердәм гражданнарны кабул итү көне булып тора.