23 гыйнвар көнне Кама Тамгы штп яшәүче 2 төркем инвалиды Илгиз Вафин үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 2006 елдан Илгиз Вафин "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль карамагында тора.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Илсөяр Сабирова һәм социаль эш буенча белгеч Рузилә Айсина юбилей көнендә Илгиз Вафинда кунакта булдылар. Кунаклар үзәк директоры Наталья Зиннатова исеменнән шәхсән үз исеменнән юбилярны туган көне белән котладылар, аңа нык сәламәтлек, актив картлык теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.