Район Башлыгы Павел Лоханов каматамагылыларны Россия студентлары көне белән котлады

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле студентлар! Сезне чын күңелдән Россия студентлары көне белән котлыйм!

   Студент еллары - кеше тормышының иң кызыклы, күңелле, шул ук вакытта җаваплы чоры. Бу - үз-үзеңне эзләп табу вакыты. Яшь вакытта киләчәктәге һөнәри һәм тормыштагы уңышларга нигез салына, тәэсирләрнең байлыгы буенча аны башка бернәрсә белән дә чагыштырып булмый.

   Тормышыгыз вакыйгаларга бай булсын, анда уку һәм фән, ял һәм актив эшчәнлек, дуслык һәм мәхәббәткә урын табылсын. Билгеләнгән максатларга кыю атлагыз, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, тормышта һәркайсыгыз үз урынын тапсын.

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                                                  П.Н.Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International