Бу көннәрдә 30 каматамагылы В,С,Е категорияләрендәге тракторчы таныклыгы алды.Чистай күп профильле колледжның җирле филиалында дәүләт имтиханнары булып узды, имтиханнарга 33 кеше кертелде. Алар авыл хуҗалыгы техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча теоретик сынаулар үтте һәм Т-25АЗ, Беларус-1221, ДТ-75М тракторларын йөртү буенча практик күнекмәләрен күрсәтте.