АПК оешмаларына ташламалы кредитлар биреләчәк

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

   25 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев коллектив-фермер хуҗалык башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Чарада барлык КФХ һәм районның гаилә фермалары башлыклары, идарәнең  финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Зөһрә Сафина, авыл җирлекләре башлыклары, гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программаларында катнашу өчен  кандидатлар, "Россельхозбанк" АҖ Тәтеш филиалы җитәкчесе Рыжова Наталья, банкның юридик затларына хезмәт күрсәтү буенча менеджер Тойкина Надежда катнашты.

   Авыл хуҗалыгы дарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә язгы кыр эшләренә күп калмады. Ашламалар, орлыклар, үсемлекләрне саклау чаралары белән  тәэмин ителеш Татарстан Республикасы Президентында  даими контрольдә тора. Бүгенге финанс кризисы шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредит ресурсларын җәлеп итмичән генә  язгы чәчү эшләрен сыйфатлы итеп һәм үз вакытында үткәрү мөмкин түгел.  Катнашучыларны авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кредит бирүне  субсидияләүнең яңа тәртибе белән Россельхозбанкның  Тәтеш филиалы җитәкчесе Наталья Рыжова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International