Бүген, 26 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов Кама Тамагы муниципаль районы Затон мәктәбе укучылары белән очрашты. Тантаналы линейкада Республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңү яулаган ике укучыга: 10 сыйныф укучысы Раилә Таҗиевага һәм 8 сыйныф укучысы Дарья Захаровага Павел Николаевич кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
2017 елда республика конкурсларында 1 урынны һәм бөтенроссия конкурсларында 1,2,3 урыннарны яулаган районның барлык мәктәп укучылары шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.