25 гыйнвар көнне Куйбышев Затон штп китапханәсендә "Без өйгә моңсулыкны кертмибез" дип исемләнгән тамаша булып узды. Китапханә хезмәткәрләре күпъеллык хезмәттәшлеге һәм тугрылыклары өчен иң яхшы китап укучыларга рәхмәт белдерделәр. 2016 елгы нәтиҗәләр буенча иң яхшы китап укучыларны бүләкләделәр.
Укучыларны бүләкләү 10 номинация буенча узды. Чара бик җылы бәйрәмчә атмосферада узды.
Безнең китапханәдә мондый талантлы, сыналган дуслар булганга без бик шат. Сезгә бары тик зур уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез! Безнең китапханәнең ишекләре Сезнең өчен һәрвакыт ачык!
Затон китапханәсе белгечләре