Чираттагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышы

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

   Бүген, 26 гыйнвар көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин рәислегендә  чираттагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырышта Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина,  комиссиянең җаваплы секретаре Рамил Хәйруллин, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Елена Гыймадиева, Кама Тамагы МР МКУ "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе  урынбасары  Ирина Кузеева,  халыкны эш белән тәэмин итү буенча Кама Тамагы районы буенча Тәтеш филиалы мөдире Илфар Хөснуллин , Кама Тамагы муниципаль районында  халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина һәм башка комиссия әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International