27 гыйнвар көнне Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрстәтү бүлегенең педагогы Алия Айсина "Яшьләр мөхитендә экстремизм күренеше" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.
"Яшьләр мөхитендә экстремизм күренеше" дип исемләнгән чара барышында балалар экстремизм терминнары, аның эшчәнлеге, төрле субкультуралар белән таныштылар һәм җәмгыятькә каршы булган төркемнәргә ничек каршы торырга кирәклеге турында белделәр.
Чара ахырында "Яшьләр мөхитендә экстремизм күренеше"дип исемләнгән белешмәлекләр таратылды .