Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов катнашында учреждение, предприятие, оешма җитәкчеләре белән үткәрелгән атналык киңәйтелгән киңәшмәдә "Иң яхшы яңа ел чыршысы" дип исемләнгән район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шәһәр җирлекләре мәдәният учреждениеләре арасында 1 урын Кама Тамагы штп һәм район мәдәният йортына, 2 урын Куйбышев Затон штп һәм Столяров ис. мәдәният йортына бирелде. Авыл җирлекләре арасында 1 урын Сөйки авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йортына, 2 урын Тәмте авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йортына, 3 урын Иске Казиле авыл җирлеге һәм Иске Казиле КФҮ бирелде. Шулай ук әлеге номинациядә 4 урынны Келәнче авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йортына, Олы Кариле авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йортына бирделәр. Җиңүчеләргә Кама Тамагы МР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина грамоталар тапшырды. Бәйге турындагы Нигезләмә буенча барлык призлы урыннар яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.