Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

   31 гыйнвар көнне чираттагы гражданнар җыелышлары Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендә булып узды, Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров катнашты. Иске Казиле авылында узган  җыелышта ТРның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин ктнашты.

   Беренчеләрдән булып халык алдында авыл җирлекләре башлыклары – Илшат Җиһаншин (Иске Барыш авыл җирлеге), Илдус Сәгъдиев (Иске Казиле авыл җирлеге) чыгыш ясады. Аннары полициянең участок вәкилләре, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе чыгыш ясады.

   Аннан соң "Муниципаль район территориясендә 2015-2016 елларда республика программаларын  гамәлгә ашыру һәм планлаштырылган социаль-икътисадый үсеш чаралары"  буенча Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов чыгыш ясады.

   Җыелыш барышында Иске Казиле авылының яңа күпфункцияле үзәгендә Павел Николаевич республика һәм район күләмендә үткәрелгән мәдәни-массакүләм чараларда, авыл җирлеге территориясендә үзешчән сәнгатьне үстерүдә,  җирлекне төзекләндерүдә актив катнашкан кешеләргә Кама Тамагы МР Башлыгының Рәхмәт хатларын  тапшырды.  Шулай ук "Иң яхшы яңа ел чыршысы" дип исемләнәгн район конкурсында 3 урынны яулаган Иске Казиле авыл җирлегенә һәм Иске Казиле КФҮ кыйммәтле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International