31 гыйнвар көнне Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшь укытучылар өчен "Яшь укытучы һәм уку эшчәнлеген мотивацияләү " темасына багышланган семинар булып узды. Аның кысаларында районның яшь укытучылары мәктәпнең тәҗрибәле укытучыларының дәресләрендә катнаштылар, укыту предметларының методикасы, дәреснең технологик картасын төзү буенча чыгышларны тыңладылар.