Кама Тамагы районында уңышка ирешкән укучыларны бүләклиләр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Җомга көнне Сөйки урта мәктәбе базасында узган директорлар һәм сыйныф җитәкчеләренең семинарында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов шушы мәктәп укучысы Екатерина Григорьевага физик культура буенча укучылар олимпиадасының  региональ этабында җиңү яулаган өчен  кыйммәтле бүләк тапшырды. Катя - безнең районның иң актив спортчыларының берсе, ул чаңгы һәм җиңел атлетика белән мавыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International