Февраль аенда Кама Тамагы муниципаль районының мәгариф оешмаларында традицион рәвештә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы үткәрелә. Айлык кысаларында түбәндәге чараларны үткәрү планлаштырылган: " Аларның исемнәре белән безнең авыл урамы аталган" "Шундый һөнәр бар – Ватанны яклау", "Мин солдат булам" дип исемләнгән укучыларның иҗат эшләре конкурсы; "Минем гаилә тарихында Бөек Ватан сугышы ", "Россия патриотларын үстерәбез", "Хәзерге заман солдаты", "Җиңүнең таныш йөзләре" фотокүргәзмәләре; "Алга үткәнгә" акциясе; спорт чаралары. 1 сеннән алып 27 февральгә кадәр "Хәтер Маршы-2017 " дип исемләнгән Республика акциясе уздырыла. Тыл хезмәтчәннәре, "Сугыш чоры балалары" буыны белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк. Айлык кысаларында "Изге эшләргә йөрәкнең бер кисәге " эстафетасы, "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз " бәйгесе, "Изгелек кыл" акциясе, "Аҗаган" уенының мәктәп этаплары узачак.