Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Кама Тамагы районы Кубогынның 1 туры узды. Турнирда 7 уку йортыннан 94 бадминтончы катнашты. Иң яшь катнашучыга– 6 яшь, иң олысына – 62.
Турнирда ике яшь категориясендә егетләр һәм кызлар катнашты: 2002 елгылар һәм өлкәнрәкләр; 2003 елгылар һәм кечерәкләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
2002 елгылар һәм өлкәнрәк егетләр:
I урын – Муталипов Илшат (балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
II урын – Айрат Ишанов (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
III урын – Илья Мокшин (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
2002 елгы кызлар һәм өлкәнрәкләр:
I урын – Муталипова Фаризә (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
II урын – Григорьева Екатерина (Сөйки урта мәктәбе, тренер – Калеев Е. Н.)
III урын – Хаҗиахметова Валерия (балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
2003 елгы егетләр һәм кечерәкләр:
I урын – Руслан Атауллин (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
II урын – Нуриев Рияз (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
III урын – Нияз Галиханов (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
2003 елгы кызлар һәм кечерәкләр:
I урын – Сабирова Аделина (Кирельск урта мәктәбе, тренер – Корбанов, В. Х.)
II урын – Вәлиева Адилә (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
III урын – Кулигина Виктория (Кама Тамагы урта мәктәбе, тренерлар – Ильин А. П., Ильина Э. А.)
Турнир нәтиҗәләре буенча республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашу өчен район җыелма командасы оештырылачак.