Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы "Акчарлак "Спорт-сәламәтләндерү комплексы" МБУ көн саен актив эш кайный. Иртәдән башлап кичкә кадәр бирегә йөзләгән кеше килә. Алар бассейнда йөзәләр, балалар төрле секцияләргә йөри, ә кичкә таба тренажер һәм күпфункцияле залларда шөгыльләнәләр. 2017 елның узган гыйнвар аенда "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2030 кеше булган. Соңгы вакытта безнең килүчеләр арасында төрле суммаларга абонементлар сатып алу популярлашты. Комплекска оешмалар да йөри. "Фоника Гипс" ҖЧҖ, "Бэркут" МУП, ЭПУ "Буинскгаз", “Куйбышев ис. РБФ" ЯАҖ , "Гипс руднигы" ААҖ кебек Кама Тамагы районы оешмалары инде ничә ел рәттән комлексның даими клиентлары булып торалар. Аларга хезмәттәшлек өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы каматамагылыларны сәламәтләнү һәм спорт белән актив шөгыльләнергә чакыра, чөнки моның өчен безнең районда бар шартлар да тудырылган.