Район Башлыгы Павел Лоханов район активы белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

   Бүген, 6 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел лоханов районның предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды.

   Киңәшмә барышында "Татэнергосбыт" АҖ Буа бүлекчәсенең чакырылган вәкилләре  электрон документлар әйләнеше системасында эшләүнең өстенлекләре турында чыгыш ясадылар. Алга таба Кама Тамагы муниципаль районы туган якны өйрәнү музее директоры Рәсимә Идиятованың 2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклады яңгырады. Павел Николаевич ассызыклаганча, музейга экскурсияләр санын арттыру өчен  экспонатлар санын киңәйтергә кирәк. Кама Тамагы муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе  Рәис Зиннәтуллин 2017 елның 6-11 февраль көннәрендә районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә парламент дәресләре үткәрү турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International