6 февраль көнне чираттагы гражданнар җыелышлары Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә үтте. Җыелышларда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, район прокуроры Фәнис Шайхаттаров, шулай ук районның төрле оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Җыелышлар барышында 2016 елда һәр муниципаль берәмлек территориясендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, 2017 елга социаль - икътисадый үсеш буенча төрле юнәлешләрдәге планнары тормышка ашыру буенча фикер алыштылар.