Кама Тамагында "Искиткеч җитәкче" дип исемләнгән отряд җитәкчеләренең республика конкурсының муниципаль этабы

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

   Кама Тамагы балалар музыка мәктәбендә "Искиткеч җитәкче" дип исемләнгән отряд җитәкчеләренең республика конкурсының муниципаль этабының кара-каршы туры узды. Анда  Рудник, Затон, Сөйки, Иске Казиле, Кама Тамагы мәктәпләреннән 6 отряд җитәкчесе катнашты.

   Кара-каршы тур 3 конкурс процедурасыннан торды: үз-үзеңне презентацияләү, балалар хәрәкәте сораулары буенча тест узу, сыйныфтан тыш чара. Чараны  Муллагалиева Алсу һәм Вәлиев Инсаф үзләренең җырлары белән  бизәде.

   Ике турның нәтиҗәләре буенча1 урын Вәлиев Инсафка (Иске Казиле мәктәбе) бирелде, 2 урында - Хәйретдинова Руза (Рудник мәктәбе), 3 урында -  Миңһаҗиева Ралина (Кама Тамагы урта мәктәбе)

   "Иң киң белемле отряд җитәкчесе" номинациясендә - Борисова Полина (Сөйки урта мәктәбе), "Иң якты отряд җитәкчесе" номинациясендә - Гайнуллина Суфия (Затон урта мәктәбе), " Иң яхшы отряд җитәкчесе" номинациясендә - Редкова Ангелина (Затон урта мәктәбе) җиңүчеләр Дипломнар белән бүләкләнде. Катнашучы Дипломы белән Ханжин Дмитрий (Затон урта мәктәбе) билгеләп үтелде.

   Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International