Татарстан гербы кабул ителгән көн — безнең республиканың рәсми рәвештә билгеләнгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Ул 1992 елның 7 февраль көнне Татарстан Республикасы Югары Советының Карары белән расланган.
Шушы датага багышлап 6 февраль көнне Куйбышев Затон штп китапханәсендә "Барс - байлык һәм көч символы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды, шулай ук "Минем Республиканың символлары" дигән мәгълүмати бишминутлык әзерләнгән иде .
Танып белү презентациясе яшь китап укучыларны Татарстанның дәүләт символларының тарихы белән таныштырды. Егетләр Татарстан Республикасы символлары турында, төсләрнең әһәмияте турында белделәр. Зур игътибар белән канатлы барс турында риваятьләр тыңладылар һәм Гербта сурәтләнгән һәр символның әһәмияте турында белделәр.