2017 елның 7 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 6 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бүгенге бәйрәм чарасын ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия Фонды Идарәсе вәкилләре белән берлектә оештырдылар.
Бәйрәмдә Кама Тамагы муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина да катнашты. Елена Владимировна гаиләләргә сәламәтлек, бәхет теләде.
Пенсия Фонды Идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ана капиталы акчаларын куллану һәм бер тапкыр бирелә торган түләүне алу мөмкинлеге турында сөйләде. Акча түбәндәге юнәлешләр буенча файдаланырга мөмкин: үзләренең торак шартларын яхшырту, балага белем бирүгә, яки әнинең пенсиясенә салу.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова яшь ата-аналарны бала туу һәм ана капиталына сертификат алу белән чын күңелдән котлады. Традиция буенча нәни балаларга 2016 елда никахлашкан яшь парлар исеменнән матур йомшак уенчыклар тапшырылды.