Затон мәктәбендә парламент дәресләре

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

   Кама Тамагы муниципаль районы В.П.Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбендә "Татарстан - 2030: минем республиканың киләчәгенә керткән өлешем" темасына парламент дәресләре уздырылды. Өлкән сыйныф укучылары белән Кама-Тамагы муниципаль районы Советы депутаты Ефимов Николай Борисович очрашты. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары И. В.Әскәрова, Е. Ю. Муратязова түгәрәк өстәл оештырдылар. Алар анда балалар белән  2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш Стратегиясенең  төп юнәлешләре турында сөйләштеләр. Укучылар Татарстан Республикасын  үстерү турында ролик карадылар. Николай Борисович белән бергә укучылар төрле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Балалар поселокта булган проблемаларга кагылышлы сораулар бирделәр. Сөйләшү бик нәтиҗәле узды. Азакта Николай Ефимов югары сыйныф укучыларын, 9 февраль көнне Столяров исемендәге мәдәният сараенда узачак, гражданнар җыелышына чакырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International