3 февраль көнне ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовның Россия пенсия фонды республика бүлегенең активы белән "Татарстан Республикасында Россия пенсия фонды бүлеген үстерү буенча өстенлекле аспектлар " темасына багышланган эшлекле очрашуында катнашты. Очрашу Иннополис шәһәрендә узды.
Очрашу ахырында Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов тантаналы рәвештә Ильмир Гильметдиновка хезмәт вазыйфаларын башкарганда күрсәткән тырышлыгы өчен Россия Федерациясе Пенсия фонды Рәхмәтен тапшырды.