Районда терлекчелеккә ветеренария күрсәтү хезмәте турында

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

       ДБУ “Камско Устьинское райгосветобъединение”  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси секторда терлекчелек буенча ветеринария хезмәтен оештыра.

      Торак пунктлар һәм хуҗалыкларга рациональ ветеринар хезмәт оештыру өчен ветеринар учреждениеләр беркетелгән. Ветеринар учреждениеләрдә эшләр һәрберсенә мөмкинлекләренә туры килерлек һәм тигез итеп бүленгән. Районда ветеринар хезмәте күрсәтү өчен кирәкле ветеринар учреждениеләр саны исәпкә алына. Бу вакытта хҗалыклар, терлекләр саны, ветеринар белгечләр белән тәэмин ителешнең торышы карала. Моннан тыш, хезмәт күрсәтелүче торак пунктларның ветеринар учреждениеләрдән ераклыгы, транспорт чаралары һәм уңайлы аралашу юллары, эпизоотик хәл һәм башка җирле шартлар да исәпкә алына.

      Бүгенге көндә районда 3 участок ветеринар пункты эшләп тора: Олы-Кариле УВП (Димиев И.Ф. тел. 89030611042, Сабитов И.В. тел.89635766641), Иске-Казиле УВП (Латыпов И. И. тел.89655890787, Шакиров Р.Р. тел. 89600413879), Теньки УВП (Круглов В.Л. тел.89655890779, Халиуллина Г.Л. тел.89172711124).  Һәр ветеринария пункты районның 16-17 торак пунктына хезмәт күрсәтә. Ветеринария пунктлары үз эшчәнлеге зонасында шәхси һәм җәмәгать секторында хайваннарның авыруларын кисәтү һәм бетерү чараларын оештыралар, тиешле профилактик һәм сәламәтләндерү чаралары күрү максатында хуҗалыкларның эпизоотик һәм ветеринар-санитар торышын өйрәнәләр, йогышлы авырулар килеп чыккан очракта, инфекция чыганакларын бетерү өчен карантин һәм башка ветеринария-санитар чаралар оештыралар һәм үткәрәләр, терлекчелек хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда да дезинфекция, дезинсекция, дезинвазия һәм дератизация үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International