8 февраль көнне Филатов Анна Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева котлады.
Анна Сергеевнага Кама Тамагы районы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән шәхси котлау открыткасы тапшырылды.