Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте урта мәктәбендә "Алло, без талантлар эзлибез" дип исемләнгән иҗади конкурс узды. Быел конкурс балалар язучыларының юбилей даталарына багышланган. Чуковский, Маршак, Паустовский, Теффи, Чехов әсәрләре тәкъдим ителгән иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны 5 класс, 9 класс, 2 урын - 8 класс, 10 класс, 3 урын - 6 класс, 11 класс яулады. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.