Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Парламент дәресе – 2017»

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

   Парламент дәресе – 2017  кысаларында  Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән Кама Тамагы районы депутаты, Кама Тамгы штп муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин очрашты.  Анда ул өлкән сыйныф укучыларын 2016-2020 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Кама Тамагы районының социаль-икътисади үсеш Стратегиясе белән таныштырды.

   Стратегиянең төп максаты Кама Тамагы районы халкының яшәү сыйфатын яхшырту. Аның үтәлеше ничек планлаштырыла һәм аның үтәлешенә нәрсәләр киртә булып торуы турында Владимир Павлович сөйләде. Укучыларда туризмны үстерү программасы аеруча зур кызыксыну уятты.

   "Районның киләчәге сезнең кулда. Сезнең шәхси кызыксынуыгыз, активлыгыгыз  районның  икътисади үсешенә бәйле. Битараф булмагыз!" - дип Владимир Павлович үзенең чыгышын тәмамлап, укучыларга мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International