"Китап – иң яхшы бүләк" – дип безнең планетада яшәүче миллионлаган кеше саный. Нәкъ менә шуңа күрә 2012 елдан башлап календарьда иң истәлекле көннәрнең берсе булып искиткеч матур бәйрәм – Халыкара китап бүләк итү көне барлыкка килде. Ул 14 февраль көнне билгеләп үтелә.
Кама Тамагы муниципаль районы җирлекара үзәк китапханәсе 13 февральдән алып 17 февральгә кадәр "Китапларны яратып бүләк итегез" дип исемләнгән китап бүләк итү акциясе үткәрү турында игълан итә. Теләге булган кешеләрне әлеге акциядә катнашырга һәм китапханәгә китап бүләк итәргә чакырабыз. Акциядә оешмалар да катнаша ала.