10 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда Яңасала, Олы бортас авыл җирлекләре, Кама Тамагы штп физик затларга карата административ хокук бозулар турында җиде эш каралды. Алар территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган.
Гаепле затлар 2000 (ике мең) сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.