2017 елның 10 февралендә Кама Тамагы муниципаль районының Җирлекара үзәк китапханәсенең конференц-залында районның ветераннар (пенсионерлар) советының чираттагы Пленумы булып узды. Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды. ТАССРның оешуына 100 еллыгына әзерлек буенча районның Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясады. Район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Юманов “Казан обводы” төзелеше тәмамлануга 75 ел” турындагы докладын яңгыратты.
Район прокуроры Фәнис Шайхаттаров прокуратура аркылы үткән кайбер мәсьәләләрне яктыртты.
Пленум барышында шулай ук 2017 елга район ветераннар (пенсионерлар) советының эш планын расладылар, "Идел таңнары" район 85 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Пленум эшендә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары катнашты.