2017 елның 10 февралендә "Парламент дәресе – 2017" кысаларында Кама Тамагы татар мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы Советы депутаты, муниципаль район Башлыгы урынбасары Г.А. Габидуллин 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Анда ул укучыларны 2016-2020 елларга Кама Тамагы районы социаль-икътисади үсеш стратегиясе һәм 2030 елга кадәр билгеләнгән план чоры белән таныштырды.