10 февраль көнне кичен Кама Тамагы урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол турниры узды. Ярышларда өлкән сыйныф укучылары командасы, укытучылар һәм мәктәпнең "Әтиләр советы" командасы катнашты.
Киеренке уенның нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - укытучылар командасы;
2 урын - өлкән сыйныф укучылары командасы;
3 урын - команда "Әтиләр советы" командасы.
Мәктәп директоры Илдан Шаймурзин җиңүчеләргә Кама Тамагы урта мәктәбеннән грамоталар тапшырды һәм катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.