10 февральдә Кама Тамагы штп район мәдәният йортында гражданнар җыелышы узды.
Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин халык алдында 2016 елга җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә, поселоктагы демографик хәлгә, төзелеш сораулары , төзекләндерү буенча йомгак ясады. Шулай ук, узган чорда җыелган үзара салым акчасына эшләнгән эшләр буенча хисап тотты.
Владимир Павлович шулай ук каматамагылыларны көз көне үткәрелгән референдум буенча үзара салым акчасын җыюда активрак катнашырга чакырды. 300 сум күләмендәге акчаны 25 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: штп.Кама Тамагы, Совет ур., 1нче йорт. Үз чыгышының ахырында Владимир Сороковнин район үзәгенең иҗтимагый тормышында, аны төзекләндерүдә актив катнашкан кешеләргә: Алсу Хәлиуллинага, Александр Пчелинга, Казбек Латфуллинга “Кама Тамагы штп” муниципаль берәмлек Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Полициянең участок вәкилләре район үзәгендәге оператив хәл турында хисап тотты.
Очрашу ахырында халык алдында район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин "Муниципаль район территориясендә 2015-2016 елларда республика программаларын гамәлгә ашыру һәм 2017 елгапланлаштырылган социаль-икътисадый үсеш чаралары" буенча чыгыш ясады.