Кама Тамагы штп "Россия Чаңгы юллары-2017"

2017 елның 11 феврале, шимбә

11 февраль көнне Кама Тамагы штп стадионында "Россия Чаңгы юллары-2017" массакүләм спорт чарасы  узды. Тантананы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачты. Аннан соң ярышка старт бирелде. Чарага бик күп төрле яшьтәге каматамагылылар җыелган иде. Хезмәт коллективлары гаиләләре, балалары белән килде. Тамашачылар да бик күп иде.

Алдагы еллардагы кебек  чарада берничә старт узды: төрле яшь категорияләрендә мәктәп укучылары ярышты (егетләр һәм кызлар), район предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, (аерым 40 яшькә кадәр/40 яшьтән соңгы хатын-кызлар, 40 яшькә кадәр /40 яшьтән соңгы ир-атлар), оешма җитәкчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International