Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы клубында сугышчы-интернационалчылар белән очрашу булып узды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 28 ел тула.  Истәлекле дата якынлашканда  11 февральдә Иске Казиле авылы клубында  чыгарылыш сыйныф укучыларының сугышчы-интернационалчылар белән очрашуы булып узды.  Чарада сугышчы-интернационалчыларның гаиләләре, арабыздан киткән солдатларның әти-әниләре катнашты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфганстандагы сугышчан гамәлләргә багышланган “Әфганстан – йөрәк ярам” дип аталган әдәби-шигъри композиция әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International