15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар!

     Сезне Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән чын күңелдән котлыйм.

     Бу истәлекле көн совет гаскарләренең Әфганстан территориясеннән чыгарылуы, сугыштан кайтмаган әфганчы-сугышчыларның батырлыгы, шулай ук сугышчан хәрәкәтләр чорында илебездән читтә, планетаның төрле почмакларында хезмәт иткән ватандашларыбызны искә алу белән бәйле.

     Хәрби бурычын туган илебездән читтә намус белән үтәгән һәм үтәүче һәркемгә рәхмәт белдерәм.

     Сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган солдаларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Алар мәңге безнең күңелләрдә калыр.

     Ватаныбызга чын каһарманнар, бер дигән уллар тәрбияләп үстергән аналар алдынды баш иям.

    Хөрмәтле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет, тыныч тормыш телим.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                                                                                     П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International