Кама Тамагы районында "Идел йорт" дигән Төбәкара фестиваль-конкурсы старт алды

2017 елның 17 феврале, җомга

   13 февральдә театр коллективларының "Идел йорт" дигән ел саен уздырыла торган Төбәкара фестиваль-конкурсы старт алды. Быел Фестиваль-конкурсның оештыручылары: Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге (РЦРТК), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Кама Тамагы муниципаль районында, конкурс кысаларында, беренчеләрдән булып үзенең спектаклен Тәмте авылы мәдәният йорты артистлары тәкъдим итте.

   Спектакль Александр Новожиловның  "Звезда пленит и мало счастья" пьесасы буенча бер гамәлдә. Сүз гади хатын-кызлар бәхете теләгән өч дус кыз турында бара.  Спектакль жюри әгъзаларында күңелле тәэсир калдырды.

   15 февральдә  Келәнче авылы мәдәният йортының "Нур" халык үзешчән коллективы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Энилэр һэм бэбилэр" спектаклен тәкъдим иттеләр. Монда исә сүз  ана мәхәббәте һәм ваемсызлык турында бара. Тамашачылар актерларның осталыгыннан һәм спектакльдән зур ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International