Кама Тамагы МР Советының 14-е утырышы

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында өченче чакырылыш Кама Тамагы МР Советының 14-е утырышы булып узды.  Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы  Рафис Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов катнашты. Утырышка шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Президент Аппаратының, Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар кабинетының, ТР муниципаль берәмлекләр Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, дини оешмалар чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International