Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

   4 мартта Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында,Халыкара  хатын-кызлар көненә багышланган, хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча традицион район турниры булып узды.  Ярышларда Кама Тамагы штп, Кирельск авылы һәм Тенеш штп командалары катнашты.

   Ярышларда Кирельск авылы командасы җиңү яулады. Икенче урында Тенеш штп, ә өченче урында Кама Тамагы штп командасы.

   Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International