Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында "Яз. Хатын-кызлар. Мәхәббәт..." дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Мәдәният йорты сәхнәсеннән барлык хатын-кызларны бәйрәм белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов котлады.
Бу көнне зал тулы иде. Сәхнәдә бары тик ирләрнең генә чыгыш ясавы инде традициягә әверелде. Алып баручылар үзләренең кызык мәзәкләре белән шатландырдылар. Матур җырларны халыкка Рәмис Зиннәтуллин, Александр Шалаев, Илгиз Гыйлмуллин, Ирек Зарипов һәм "Калейдоскоп" вокал-инструменталь ансамбле ( Александр Назарычев җитәкчелегендә) бүләк итте.