Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Тенеш штп мәдәният йортында "Хатын-кыз йөрәге" дигән бәйрәм концерты булып узды. Чараны мәктәп белән берлектә оештырдылар. Кич буе сәхнәдән хатын-кызларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, сәхнәләштерелгән күренешләр куелды. Чара бик күңелле узды.