Район Башлыгының Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2017 елның 7 марты, сишәмбе

   Кадерле хатын-кызларыбыз!Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне  белән котлыйм.

   Бу матур бәйрәмнең яз башына туры килүе очраклы түгел, чөнки нәкъ бу чорда табигать уяна. Бу – яңа тормыш башлану символы.

   Гүзәл затлар ягымлылык, мәхәббәт һәм зирәклекне гәүдәләндерә. Сез гаилә җылысын, кайгыртучанлыкны символлаштырасыз, безнең өчен ышанычлы тыл, саекмас илһам чыганагы булып торасыз. Сез янәшәдә булганда теләсә нинди авырлыкны җиңеп була.

   Хатын-кыз гаилә учагын саклап кына калмый, илебез үсешендә дә актив катнаша, бизнеста, иҗтимагый- сәяси эшчәнлектә һәм җәмгыятьнең мәдәни тормышында уңышларга ирешә.

   Сезгә язгы кәеф, шатлык-сөенечләр, сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын тоеп, иминлектә яшәвегезне телим.

 

   Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                         П.Н.Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International