Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Рудник урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Кама Тамагы балалар китапханәсендә булып кайттылар. Хезмәткәрләр балаларга китапханә буенча экскурсия оештырдылар. Балалар "Әни өчен" дигән шигырьләр уку конкурсына әзерләнгәннәр иде. Нәни артистлар балалар шагыйрьләренең шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.