Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары «Татарстан гасыры» мультфильмын булдыру буенча мастер-класста катнаштылар

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасы Президенты ярдәме астында, ТАССР оешуга 100 ел туу уңаеннан,  "Татармультфильм" берләшмәсе "Татарстан гасыры" дигән белем бирү проектын гамәлгә ашыру өстендә эш алып барыла. Проект кысаларында милли мультфильм төзеләчәк. Анда безнең Республиканың һәр районының  гербы турында сөйләнәчәк.

  Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары әлеге  мультфильмны булдыру  буенча мастер-класста катнаша алдылар. "Татармультфильм" берләшмәсенең мәдәни командасы балаларны фильмның ничек барлыкка килүе, аниматор-рәссамнар кулы астында ясалган персонажларның терелүе, аларда тавыш уянуы белән таныштырды. Болар барысы да бик мәшәкатьле, әмма кызыклы эш.

   Балалар рәсемнәре мотивлары буенча мультфильм булдырылачак. Милли мультфильм булдыруда катнашырга теләге булганнарга "культурный дневник.рф" порталында теркәлергә һәм   vek.tatarsana@mail.ru  электрон почтасына рәсемнәрне җибәрергә кирәк. Пректның иң актив катнашучыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International